Бөрлегәнне ничек үстерергә? Фарил Горохов, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы:
Бөрлегәнне ничек үстерергә? Фарил Горохов, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы: — Бездә “Натчез”, “Небеса могут подождать”, “Полар”, “Газда”, “Блэк сатин” сортлары үсә. Бөрлегәнне яз да, көз дә утыртырга була. Гадәттә, көз утырталар, мин сораган кешеләргә тамырландырып бирәм. Август урталарында җиләкләре җыелып беткәч, быел чыккан үсентенең очын туфрак тутырылган савытка тыгып куям. Су сипкәлим, бер ай дигәндә тамыр җибәрә. Ярты метрын кисеп алып, утыртасың. Киләсе елга ул яңа хуҗасына җиләген дә күрсәтәчәк. Бөрлегәнне үстерү авыр түгел. Аның бер генә авырлыгы бар — кышка капларга кирәк. Көчле суыкларга кадәр октябрь азакларында 80-100 см саен пластик арматуралар кадап, дуга ясап бөгеп чыгабыз. Хәзер рулонлы арматуралар бар, бик уңайлы. Аның өстенә 100 г/ кв.м лы спанбонд ябабыз. Язын бик иртә ачмагыз, кыраулар куркынычы бетсен, җил йөрсен өчен баш-башларын ачып кую җитә. Спанбондын ачканда ул яфрак ярган була. Кышын кимерүчеләр кермәсен өчен агу куярга кирәк. Бөрлегән шпалерада үстерелә. Биеклеген үзегезгә уңайлы итеп җайлагыз, без 180 см дан биек үстермибез. Ирек бирсәң, бөрлегән 3-4 метрга кадәр үсә. Бөрлегәнне язын тирес, җәен көл белән ашлыйм. Быел 1 чиләк суга 1 аш кашыгы калий монофосфаты кушып сиптем. Бөрлегән чирләргә чыдам, 2021 елда утырткан идек, биш ел эчендә бер тапкыр да чирләгәне юк. Көз көне җиләк биргән ботакларын җирдән үк кисәргә кирәк. Яшь ботакларны 20-30 см үсүгә җир уңаена җибәрегез. Алайса кайбер сортлар юан булып үсә, кышын каплаганда сыначак. Тагын бер варинат: 20-30 см үскәч, очын өзәргә, ул ян ботаклар чыгара, анысын капларга уңайлырак. Соңгы вакытта шулай үстерәм. ("Ирек мәйданы" газетасыннан).