🌶🌶🌶 Әче борыч маринадлау рецептын сораучылар күп булды
🌶🌶🌶 Әче борыч маринадлау рецептын сораучылар күп булды Халапеньо 400 г әче борыч, 5 тырнак сарымсак, 150 мл су, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 100 мл алма серкәсе яки 9 %лы аш серкәсе. Әче борычны 1 см тирәсе калынлыкта түгәрәкләп турарга. Орлыкларын ала алган кадәр алам, югыйсә бик әче булачак. Коелып бетмәгәне калсын. Сарымсакны вак итеп турарга. Кәстрүлгә су, сарымсак, шикәр комы, тоз салып кайнатып чыгарырга. Туралган әче борычны салып кайнап чыга башлауга сүндерергә. Уксусны кушып болгатырга, 15 минуттан стериль кечкенә банкаларга тутырып куярга. Холодильникта тора.