Бүген көн розалар белән сугышып узды. Алар синең исемеңне сорап, адаш дип тормый, тырна...
Бүген көн розалар белән сугышып узды. Алар синең исемеңне сорап, адаш дип тормый, тырнавын белә. "Фламментанц"ның урыны тарайды, бер якта - "Джон Кэбот (соңгы фото), ул да зур инде, уртасында - древовидная гортензия. Кайсын күбрәк кырырга икән, дип уйлап тордым да, өчесенә дә секатор эләкте. Үрмәләп үсә торган розаларның 6-7 ботагын калдырам, нигездә 1-2 еллык ботаклар. Барлык карт, зәгыйфь ботакларын төптән үк кистем, җылы чакта аударып бәйләп куйдым. "Джон Кэбот" - канада розасы. Аны да каплыйм, даими минуска киткәч өсләренә 100 ле спанбонд ябачакмын. Былтыр капламадым канада розасын, ошатмады, юрган астында яхшырак йоклый. "Ясминә" дә кышны каршы алырга әзер. Үрмәләп үсә торганнардан тагын "Аллоха"ны кисәсе калды. Ул клаймбер, ботаклары озын, калын, беседка янында, урын иркен бөгеп була аны.