Балтачта быел кыр батыры исеменә кем лаек булды? — 14 июня 2026 г. в 10:20:02.618
Балтачта быел кыр батыры исеменә кем лаек булды? «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җәмгыяте хезмәт алдынгысы Әмир Гарифуллин кыр батыры булып танылды. Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре буенча иң мул сөт савып алуга ирешкән уңган савымчылар – «Сосна» һәм «Яңа тормыш» җәмгыяте маяклары Гөлназ Сафина белән Фирүзә Габделхакова алдынгылар сафын тулыландырды. Табыннарыбыз муллыгын тәэмин иткән әлеге батыр уңганнарыбыз быелгы Сабантуй әләмен күтәрде. Рәхмәт сезгә, уңган-булган, районыбызны данлаучы батырларыбыз!

