Җәйге төн — 13 июня 2026 г. в 18:20:00.373
Җәйге төн Нәкый Исәнбәт ✦ Нинди салкын, җанга рәхәт, Нинди ямьле җәйге төн; Таулар, урманнар, болыннар Нинди серле, нинди тын. Ай йөзә күк гөмбәзендә, Тын, бәхетле елмаеп, Күк йөзен күксел көмештәй Бер гаҗәп нурга манып. Шәүлә төшкән күк битеңдә, Су кереп, ай ялтырый. Тибрәнә җем-җем күл өсте — Нур эчендә калтырый. Балкый йолдызлар бәхетле Киң, ерак күктән торып; Котлый бар да җәйге төнне Бер тонып, бер яктырып! Матур, тыныч кичләр телим барчагызга да дусларым!

