Чөгендер организмны чистарта икән. ... — 13 июня 2026 г. в 08:15:01.622
Чөгендер организмны чистарта икән. Кызыл чөгендер винегрет, борщ, “тун астындагы” селедка кебек ризыкларда алыштыргысыз яшелчә санала. Өстәвенә, ул бик файдалы. Аның составында бор, марганец, тимер бар. Кызыл чөгендер кан әйләнешен яхшырта, эчәклекләр эшчәнлеген җайга сала. Аны чи килеш даими ашау организмнан шлаклардан һәм токсиннардан чистартырга ярдәм итә. Моннан тыш тозларны яхшы чыгара, холестеринны киметә. Менструаль циклны җайларга, сөякләрне, буыннарны ныгытырга, күз күремен яхшыртырга, организмны энергия белән баетырга да сәләтле. Әмма аның составында хлор бар һәм шуңа да чөгендерне күп ашау авыз куышлыгының бозылуына китерергә мөмкин. Аллергия барлыкка килеп, лимфа төенчекләре шешәргә, кешенең тыны кысыла башлавы да бар. Чөгендерне башка ризыклар белән кушып ашарга кирәкми, бигрәк тә сарымсак белән. Чөнки ул йөрәккә начар йогынты ясавы бар. Кызыл яшелчә, җиләк-җимешләргә аллергия булучыларга, сидек юлларында таш булганнарга, гастрит, шикәр авыруы, бөерләрендә таш булганнарга да кызыл чөгендер ашамаса яхшырак. диелә интернет челтәрләрендә

