Чәй эчергә җиңел, тәмле десерт рецепты — 20 июня 2026 г. в 09:00:04.172
Чәй эчергә җиңел, тәмле десерт рецепты Бер савытка 500 граммлы кибет каймагына 1 стакан шикәр комы салып болгатабыз. Аерым савытка 6-7 аш кашыгы су, шуңа 1 аш кашыгы желатин яисә агар-агар салып яхшылап болгатабыз да бүрттерергә калдырабыз. Бүрткәннән соң газга куеп яисә микроволновкага куеп масса сыекланганчы җылытып алабыз да сметан өстенә салып бик яхшылап болгатабыз. Теләгән кеше сметан өстенә җиләк-җимеш сала ала. һәм аерым савытларга бүлеп суыткычка куябыз. Суынгач десерт әзер Чәйләрегез тәмле булсын!

