Балтачта «Ура! Авылга!» лагеры Сабантуй белән тәмамланды — 26 июня 2026 г. в 17:40:05.436
Балтачта «Ура! Авылга!» лагеры Сабантуй белән тәмамланды Районыбызга кунакка кайткан шәһәр балалары өчен оештырылган «Ура! Авылга!» җәйге лагерының бүген соңгы көне. Җәйге ял чарасында балалар авыл тормышы, татар, удмурт халкының милли гореф-гадәтләре белән якыннан танышты, төрле кызыклы чараларда катнашты, табигать кочагында ял итте, яңа дуслар тапты. Бүген исә бу искиткеч ялның соңгы көне итеп, Балтач «Сабантуй» ял паркында Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Балалар милли уеннарда көч сынашты, ярышларда катнашып, онытылмас хатирәләр туплап, күңел ачты. Исегезгә төшерәбез, лагерь Бөрбаш, Урта Көшкәт һәм Смәел авылларында оештырылды

