Үрнәктә агросәнәгать һөнәр көллиятендә тарихта мактаулы эз калдырган сәүдәгәр, эшмәкәр,... — 26 июня 2026 г. в 17:00:03.562
Үрнәктә агросәнәгать һөнәр көллиятендә тарихта мактаулы эз калдырган сәүдәгәр, эшмәкәр, нәселле атлар үрчеткән Габдрахман Ишморатов истәлегенә фәнни-гамәли конференция булды. Чарада райондашларыбыз – Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфкать Зарипов, Фирая Зыятдинова, Гаязов Шәүкәт, Гарипов Җәмил һәм Фёдоров Линар катнашты. Чара барышында «Габдрахман Ишморатовның рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм үстерү» турындагы резолюцияне кабул иттеләр. Резолюциянең кайберләре – Арчадагы ипподромга "Габдарахман Ишморатов" исемен кушарга. Арчада һәм Балтачта Ишморатов призына ат ярышлары оештырырга. Ишморатов турында өйрәнүләрне дәвам итәргә. Сәяхәтчеләр өчен Ишморатов биналарын торгызырга, музейларын, "Ишморат укулары"н оештырырга һ.б.

