Редакциябезгә Балтач бистәсендә яшәүче Билсур абый Гарипов керде. — 26 июля 2026 г. в 13:00:04.584
Редакциябезгә Балтач бистәсендә яшәүче Билсур абый Гарипов керде. – Начарны бик тиз күрәләр, яхшыны әйләнеп үтәләр, рәхмәт әйтергә кердем, – диде ул. Нәрсә булган дип торам. Балтач бистәсенең Октябрьнең 70 еллыгы урамына яңа асфальт юл түшәлгән, шуңа газета аша рәхмәт җиткерәсе икән. – Балтачта инде беренче асфальт җәелгән урам бу, – ди Билсур абый. – Инде тәмам тузып, бозылып беткән иде, менә быел яңа юл түшәделәр. Барлык урам халыкы исеменнән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинга, җирлек башлыгы Илдар Габдрахмановка, эшләгән егетләргә, аларның хуҗаларына зур рәхмәт. Исән-имин яшәсеннәр, эшләре уң барсын. Бик рәхәт хәзер йөрергә. Асфальтны бик яхшы салдылар, халык канәгать калды.

