Бүген Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне. — 26 июля 2026 г. в 11:10:56.657
Бүген Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне. Хәрби моряк исемен горур йөрткән, үзенең хезмәттәге елларын флотка багышлаган, шунда эшләгән, традицияләрент хөрмәт иткән Ватанны саклаучыларның барлык буыннарын бәйрәм белән котлыйм. Бүгенге бәйрәм - горур йөрәкле ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәтендә тәвәккәллек белән беренче юл яручылар бәйрәме. Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт иткән егетләр белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм һәркайсына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим! Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

