Бүген район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар ... — 5 августа 2026 г. в 14:33:11.637
Бүген район Советының утырышлар залында Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Михайловна Захарова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Халәлетдин кызы Гарифуллиналар да катнашты. Утырышны Балтач районы башлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Киңәйтелгән утырышның көн тәртибендә Балтач районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды, тикшерүләр барышында ачыкланган мәсьәләләр буенча фикер алышынды һәм районда балачакны яклау системасын яхшырту буенча киләчәккә планнар билгеләнде.

