Татар халкының башка милләт вәкилләреннән аерым үзенчәлекләре арасында атлар аерым урын... — 30 августа 2026 г. в 04:48:06.948
Татар халкының башка милләт вәкилләреннән аерым үзенчәлекләре арасында атлар аерым урын алып тора. Татар атлары – милләтебез күрке, горурлыгыбыз, халкыбыз йөрәгендәге сүнмәс дәртне һәм нык егәрлекне ачарга мөмкинлек бирүче җан ияләре. Атлар борынгы заманнардан ук халкыбыз тормышында мөһим урын биләгән. Сугышта да, тыныч тормышта да, хәтта төрле бәйрәмнәрдә дә атлар игътибар үзәгендә булган. Шул исәптән, Сабантуйлары да ат чабышы белән башланган. Тарихи үткәнебез, тирән тамырларыбыз белән рухланып, бүген "Сабантуй" паркы янәшәсендәге болынлыкта ат чабышлары оештырылды. Җиңүчеләр ачыкланды! Иң җитез атларга һәм аларның җайдакларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

