Педагогларның ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсендә чираттагы буын алмашын билгел... — 24 августа 2026 г. в 05:31:53.509
Педагогларның ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсендә чираттагы буын алмашын билгеләп үттеләр Конференция сәхнәсенә үзләренең хезмәт юлларын яңа уку елыннан башлап җибәрүче яшь белгеч-педагоглар чакырылды. Алар өчен быелгы мәгариф конференциясе аеруча истәлекле, чөнки кешенең иң якты хыяллары һәм беренче шатлык-куанычлары нәкъ менә балачагы һәм үсмер чоры белән бәйле булган кебек, мөгаллимнең дә тормышында иң кадерле урыннарның берсен «беренче эш көне» алып тора. Яшь педагогларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов сәламләде. Ул аларга мөрәҗәгать итеп, сайлаган һөнәрләренең авыр, әмма мактаулы булуын ассызыклады һәм киләчәктә уңышлар теләде.

