Районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, хәтер билгесен торгызу инициативасы белән... — 22 августа 2026 г. в 14:59:06.720
Районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, хәтер билгесен торгызу инициативасы белән чыгып, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә һәйкәл төзелеше турындагы ниятен район җитәкчелеге дә, авыл халкы да бертавыштан хуплавы нәтиҗәсендә, бүген Алан авылы яңа һәйкәлле булды! Әлеге эшкә җиң сызганып тотынучыларның тәүгесе – авылның чик буе гаскәрләре ветераны, әфганчы Ренат Каюм улы Нурисламов. Һәйкәл төзелешенә иң беренче булып финанс ярдәмен дә чик буе гаскәрләре һәм Әфганстан ветераннары туплаганнар. Һәйкәл кую өчен төп этәргечне авылның үзеннән чыккан батырлар язмышы биргән. Кечкенә генә Алан авылыннан Ватан сагына дистәләгән ир-егет баскан: аларның алтысы Әфганстанда, өчесе Чечня вакыйгаларында катнашкан. Моннан тыш, 31 авылдашлары Чик буе гаскәрләрендә намус белән хәрби хезмәт юлы узган. Соңгы еллардагы вакыйгалар да искәрмә түгел, махсус хәрби операциядә Алан авылыннан алты егет катнаша. Кызганыч, араларында шәһит китүчеләр һәм хәрби бәрелештә хәбәрсез югалучы да бар. Нәкъ менә шушы югалтулар Алан авылы халкын бер йодрыкка туплап, геройларга лаеклы истәлек калдыру теләген көчәйткән. Һәйкәл барлык райондашларыбыз өчен хәтер билгесе һәм киләчәк буыннарга батырлык турында сөйләүче мемориал булып хезмәт итәр дип ышанабыз.

