Алан авылында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәт... — 22 августа 2026 г. в 15:22:53.693
Алан авылында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә төзелгән һәйкәлне ачу тантанасының күңелле мизгелләре! • Район башлыгы Рамил Нотфуллин Туган илне саклауга һәм патриотик буынны үстерүгә керткән зур өлеше өчен Ренат Каюм улы Нурисламовка «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясенең һәм Балтач районы башкарма комитетының Рәхмәт Хатларын тапшырды. • Әфганчы райондашыбыз Рәдис Зиннәтулла улы Мотыйгуллинга 60 яшьлек юбилее уңаеннан, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм район Әфганчылар берлегенең махсус бүләге тапшырылды. • Татарстан Республикасы махсус хәрби хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары «Чик буе гаскәрләре берлеге»нең Балтач районында рәисе Шәүкәт Гарәфетдин улы Гаязов Ветеран чик сакчысы Ермек Шингизхан улы Молдашевны Рәхмәт Хаты белән бүләкләде. Тантаналы чара барышында Алан авылыннан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр дә игътибар үзәгеннән читтә калмадылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин батыр уллар үстергән әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырып, аларга олы сабырлыклар, ил-көннәргә тынычлык теләде.

