Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү — күркәм традиция булып тормышка ашы... — 20 августа 2026 г. в 07:33:22.865
Районыбызда озын гомерле кешеләргә хөрмәт күрсәтү — күркәм традиция булып тормышка ашырылып килә. Муллык, бәрәкәт белән сугарылган август ае да күркәм өлкәнлек чорын атлап, гасырларга таба юл алган ихтирамлы райондашларыбызның гомер бәйрәмнәре бай ай. 90 яшь — олы хөрмәткә лаек иң мөһим юбилей даталарының берсе. Нәкъ менә шушы яшькә җиткән һәм бәхетнең асылына төшенеп яшәүче өлкәннәребезне картлык көннәренең һәр мизгеленә шөкрана кылучы затларыбыз дип атарга мөмкиндер. 18 август көнне Балтач бистәсендә яшәүче Рифхәт Нәҗип улы Нәҗипов та үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен хәерле исәнлектә каршы алды. Шул уңайдан аңа район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Озын һәм мәгънәле гомер юлы узган Рифхәт агага киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге һәм бәхетле, бәрәкәтле тормыш телибез!

