Әлеге сәгатьләрдә «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынлыкта, традицион ат чабышлары уза. — 29 августа 2026 г. в 10:08:50.118
Әлеге сәгатьләрдә «Сабантуй» паркы янәшәсендәге болынлыкта, традицион ат чабышлары уза. Ярышлар быел Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы, Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм атказанган төзүче, райондашыбыз Рифат Мидхәт улы Закировның якты истәлегенә атап, ике яшьлек атлар, чиста токымлы айгырлар һәм бияләр арасында, 1400 – 2000 метр аралыктагы дистанцияләрдә оештырыла.

