Еллар агышыннан курыкмаган, гомер көзләренең алтынсу яфракларын наз белән җыйган кешелә... — 28 августа 2026 г. в 05:14:35.566
Еллар агышыннан курыкмаган, гомер көзләренең алтынсу яфракларын наз белән җыйган кешеләр сирәк була. Безнең арабызда яшәүче шундый кешеләрнең берсе – Зөлхәбирә апа Галиева буыннардан-буыннарга тапшырыла торган ядкарь кебек озын һәм мәгънәле гомер юлы узган шәхес. Норма авылының хөрмәтле акъәбиләренең берсе, гомер биргән 8 баласының газиз әнисе, дистәләгән оныкның кадерле әбисе булган Зөлхәбирә Рамазан кызы Галиева агымдагы август аенда үзенең 96 яшьлек гомер биеклегенә менеп басты. Аның язмышы — туган туфрактан аерылмаган фидакарьләр язмышы. Тормыш иптәше белән кулга-кул тотынып, гаилә учагын сүндерми саклаганнар, балаларында Ватанны сөю, намуслы хезмәт итү хисләре тәрбияләгәннәр. «Ана» дигән бөек исемне горур йөртүче Зөлхәбирә апа бүген дә нур сибеп яши. Аның күзләрендә — яшәүгә бетмәс-төкәнмәс омтылыш, йөзендә — илаһи сабырлык. Бүгенге көндә якыннарының тәрбия канаты астында, гаилә җылысын тоеп, бала-оныклар, оныкчыклар бәхетенә сөенеп яшәүче өлкән райондашыбызга киләчәктә дә имин картлык, мул, тыныч тормыш, күркәм яшәеш теләп калабыз!

