30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз халкы зур бәйрәмгә әзерләнә.... — 27 августа 2026 г. в 16:39:00.580
30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз халкы зур бәйрәмгә әзерләнә. Бу көн безнең өчен аеруча кадерле, ул республикабызның күпмилләтле гаиләсендә бердәмлекне, татулыкны символлаштыра. Бәйрәм чаралары 28 август көнне старт ала: 🎤 Кичке концерт · Урыны: Балтач ял паркы · Вакыты: 19:00 · Программаны:Казаннан килгән популяр артистлар һәм район сәхнә осталарының уртак концерты бизәячәк. Сезне ретро хитлардан алып заманча эстрадага кадәр матур җырлар һәм дәртле бию көйләре көтә. 🏆 29 август көнне бәйрәм Сабантуй ял паркында спорт ярышлары белән дәвам итә: · 10:00 — Татарча көрәш. Маяк авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышачак. · 11:00 — «Балтальон». Каршылыклар белән узыш (Гонка с препятствиями). Биредә Балтач шәһәр җирлеге һәм авыл җирлекләре командалары үзләренең җитезлеген, физик әзерлеген һәм бердәмлеген күрсәтәчәк. · 12:30 — Ат чабышлары. Ярышлар Сабантуй ял паркының ат спорты өчен махсус әзерләнгән болынында узачак. Районыбызның иң җитез чабышкылары һәм өлгер җайдаклары җиңү өчен көрәшәчәк. Бәйрәмнәрне иминлектә һәм шат күңел белән каршылыйк, Республика көнен матур итеп, көр кәефтә билгеләп узарга насыйп булсын!

