Агымдагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы халкыбызның каһарманлыгына, Ватанг... — 2 сентября 2026 г. в 10:38:06.488
Агымдагы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы халкыбызның каһарманлыгына, Ватанга тугрылыгына һәм фидакарь эшенә олы хөрмәт билгесе булып тора. Районыбыз авылларында гомер итүче Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары – безнең бүгенге тормышыбызның нигез ташларын ныклап салган ихтирамлы шәхесләребез. Бүген Түбән Кенә авылында яшәүче өлкән райондашыбыз Оркыя Борхан кызы Габделбәрова үзенең 90 яшьлек юбилеен хәерле исәнлектә каршы алды. Күпьеллык намуслы хезмәте белән авылдашларының ихтирамын казанган ветеранны Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев шәхсән котлап, район башлыгының Рәхмәт Хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Оркыя апа хезмәт юлын тулысынча авыл хуҗалыгына багышлаган шәхес. Бүгенге көндә хөрмәтле ветеран якыннарының кайгыртуын тоеп, бәхетле картлык кичерә. Оркыя апага киләчәктә дә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм озын гомер телибез!

