Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, административ хокук бозулар комиссиясе рәис... — 8 сентября 2026 г. в 08:20:00.957
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, административ хокук бозулар комиссиясе рәисе Айдар Фоат улы Хәйретдинов район территориясендә чисталык таләпләренең үтәлеше буенча чираттагы утырышны уздырды. Җирлекнең төзеклеге, тәртибе һәм санитар чисталыгы — һәркемнең намус эше генә түгел, турыдан-туры бурычы да. Санкцияләнмәгән урыннарга чүп ташлау, төзелеш материалларын кызыл линиядән читкә чыгарып урнаштыру, тирес һәм юынтык суларны урамга агызу, шулай ук капка төпләрендә, елга-ерымнарда печән-салам калдыру — болар барысы да закон таләпләрен бозу санала. Мондый очракларда гражданнар ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. Комиссия утырышында Смәел авылында яшәүче ике гражданның гамәлләренә хокукый бәя бирелде. Аларга карата төзелгән беркетмәләр тулысынча расланды һәм тиешле чаралар күрелде: бер граждан кисәтелде, икенчесенә исә рәсми рәвештә теркәлмәгән урынга гараж төзегәне һәм хәзерге вакытта әлеге корылманың куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәве сәбәпле 2000 сум күләмендә штраф салынды. Штраф салынган гражданин 1 октябрьгә кадәр комиссия күрсәтмәсен үтәргә, ягъни закон таләпләрен бозуны бетерергә тиеш. Район җитәкчелеге әлеге мисаллар аша барлык район халкына мөрәҗәгать итеп, тирә-юньне чиста тоту һәм төзекләндерү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

