Перейти к содержимому
Максиметер

‎Бүген финанс өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр!

‎Бүген финанс өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр! ‎ ‎Финанс системасының тотрыклыгы — икътисадның нигезе. Катлаулы икътисадый шартларда акча агымы белән идарә итүчеләрнең роле аеруча мөһим. Нәкъ менә сез район предприятиеләренең, бюджет учреждениеләренең һәм социаль программаларның өзлексез эшләвен тәэмин итәсез. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, игътибарлылыгыз һәм стратегик фикер йөртүегез нәтиҗәсендә, Балтач районында инвестиция климаты уңай саклана. ‎Хөрмәтле финансистлар, банк тармагы һәм казначылык системасы ветераннары! ‎ ‎Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Катлаулы саннар һәм нечкә исәп-хисап артында — район халкының имин тормышы тора. Намуслы хезмәтегез, мәгълүмати куркынычлардан саклау сәләтегез һәм законнарга тугрылыгыгез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. ‎Киләчәктә дә алдыгызга куйган бурычларны лаеклы хәл итегез. Эшегездә яңадан-яңа казанышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм илһам телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык, аңлау һәм муллык хөкем сөрсен. Исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын! ‎ ‎Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

658 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 343 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.