«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль һәм региональ программалары кысаларынд... — 5 сентября 2026 г. в 10:35:33.343
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль һәм региональ программалары кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез Шеңшеңәрдән Илнур Әхмәтов һәм Гондырдан Александр Борисов гаиләләренә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү бирелгән иде. Бүген ике гаиләне дә яңа йортка аяк басулары белән котладык. Илнур Әхмәтов һәм Александр Борисов ил сагына баскан батыр ир-егетләр. Илнур бүгенге көндә вакытлыча ялда, якыннары янында. Тормыш иптәшләре Айгөл һәм Дарья да үз эшләренең осталары — алар мәктәптә укытучы һәм фельдшер ярдәмчесе. Бу гаиләләр лаеклы рәвештә бәхетле тормышка хокуклы. Ватан сакчыларының гаиләләрен кайгырту — безнең изге бурычыбыз. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр! Йортларыгыз һәрчак ямь, нур һәм балаларыгызның шат авазы белән тулып торсын! #ЖильеМолодымРТ

