21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр «Сакла» платформасында, 5-7 нче сыйныф укучылары һәм ...
21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр «Сакла» платформасында, 5-7 нче сыйныф укучылары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторларыннан тупланган 23 меңнән артык мәктәп укучысы катнашында, күләмле олимпиада узды. Олимпиадада катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр, 30 сорауга җавап бирделәр. Җиңүчеләр арасында яшь райондашларыбызның да исемнәрен күрү – зур горурлык! 🏅7 нче сыйныфлар арасында: 4 нче урын — Фазлыев Тимур, Балтач районының Салавыч күппрофильле лицее; 🥉Яшь юл хәрәкәте инспекторлары арасында: 3 нче урын — Габделхаков Раян, Балтач районының Салавыч күппрофильле лицее. Укучыларны һәм аларны олимпиадага әзерләп, җиңүгә илтән укытучыларны ихластан котлыйбыз!
Канал в каталоге Максиметера
1 351 подписчиков · Госорганы и учреждения