Перейти к содержимому
Максиметер

‎🍂🍁Көз — муллык һәм хөрлек белән сугарылган фасыл. Нәкъ менә шушы чорда һәркем киләсе...

‎🍂🍁Көз — муллык һәм хөрлек белән сугарылган фасыл. Нәкъ менә шушы чорда һәркем киләсе салкыннар турында уйлана, кышка әзерләнә. Ноябрь ае исә көзне кыш белән тоташтыручы күпер, ә аның беренче ункөнлеге күркәм бәйрәмнәр шаукымы белән уза. Бүген, 4 ноябрьдә, илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. ‎ ‎Шушы уңайдан, иртәнге сәгатьләрдә район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Анда, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм җәмәгать туклануы оешмалары белән беррәттән, район мәгариф учреждениеләре дә актив катнашты. Алар сатып алучыларга, кулай бәядән, күңел җылысын кушып үзебездә җитештерелгән беренчел азык-төлекне тәкъдим иттеләр. ‎ ‎Районыбыз ярминкәләрендә, һәрвакыттагыча, ассортимент гаять бай! Ит-сөт продукциясе, казылыклар, май, сыр, бал, камыр ризыклары, яшелчә-җимешләрнең сыйфаты һәрчак югары бәяләнә. Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән күзәтеп чыкты. Ул сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлады. Бүгенге ярминкәдә көзнең байлыгын тоярга һәм бердәмлекнең кадерен белергә менә дигән мөмкинлек булды! Альбом https://vk.ru/album-122979932_312178360

346 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 351 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.