Игътибар! Балтач районы халкына мөрәҗәгать
Игътибар! Балтач районы халкына мөрәҗәгать Хөрмәтле райондашлар! Бүген Балтач муниципаль районы террорчылыкка каршы комиссиясенең рәисе урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф. Хәйретдинов җитәкчелегендә чираттан тыш утырыш узды. Утырышта Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы административ чикләрендә террористик акт ясау янауларын кисәтү һәм аның ихтимал булган нәтиҗәләрен киметү өчен кичектергесез чаралар турында фикер алышынды. ⚠️ Шул максаттан бүген, төштән соң (13.10 сәгатьтән алып), район үзәгендә махсус штаб тренировкалары үткәреләчәк. Әлеге өйрәнүләрдә эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр бүлекчәләре һәм район авария-коткару хезмәткәрләре катнашачак. Практикада белгечләр: - оператив мәгълүмат алу; - халыкны вакытында хәбәр итү; - гадәттән тыш хәл очрагында кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын тәэмин итү буенча эшлиләр. ❗ Зинһар, тынычлык саклагыз һәм паникага бирелмәгез! Барлык имеш-мимешләргә ышанмагыз, мәгълүматны бары тик рәсми чыганаклардан гына укыгыз.