Нөнәгәр урта мәктәбе укучысы Алмаз Закиров «АгроНТРИ-2026» халыкара конкурсында җиңү яу...
Нөнәгәр урта мәктәбе укучысы Алмаз Закиров «АгроНТРИ-2026» халыкара конкурсында җиңү яулады. Алмаз районда уздырыла торган бу конкурста катнашып ел саен беренче урынны яулый. Быел ул район данын яклап республикада катнашты һәм җиңү яулады. 40 бала арасыннан өч укучыны сайлап алдылар. Алар сафында безнең Алмаз да булуы күңелне сөендерә. Август аенда Әлмәт кызы Әдилә, Тәтеш кызы Ангелина һәм Балтачтан Алмаз бер команда булып республика данын якладылар. Биредә дә алар командасы җиңү яулады. Алмазның гаиләсе дә элек-электән урмарталык эше белән шөгыльләнәләр. Алмаз Закировны «АгроНТРИ-2026» халыкара конкурсында җиңүе белән котлыйбыз! Алмаз, югары һөнәри әзерлек һәм агротехника өлкәсендә тирән белемнәрен күрсәтеп, «ДоброПчел» номинациясендә җиңүче булып мәктәп данын күтәрде. Остазы Гимадиев Рамил Шамил улына конкурсантны сыйфатлы әзерләгәне өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.