Бүген районыбыздан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Б...
Бүген районыбыздан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Бу ярдәм - барыбызның да: гади кешеләрнең, оешмаларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең уртак тырышлыгы, йөрәк җылысы белән сугарылган изге гамәл. 🚙 Гуманитар йөкне олы йөрәкле, тәҗрибәле волонтёрыбыз Вәлиева Лена апа алып китте. Аның карамагындагы техникага Ватаныбыз сагында торучы егетләребезгә дип җыелган бик күп кирәк-ярак төялгән: - төзелеш материаллары; - җылы киемнәр һәм аяк киемнәре; - дарулар һәм медикаментлар; - шәхси гигиена әйберләре; - көнкүреш кирәк-яраклары; - азык-төлек тупланмалары; - КамАЗ һәм Урал машиналары өчен запас частьләр; - исемле посылкалар һәм башка бик күп ярдәм. «Гуманитар ярдәм — ул бердәмлек һәм ярдәмләшү үрнәге», — ди бу эшнең үзәгендә кайнаучы «Мама Лена». Чыннан да әлеге чаралар рухи бердәмлегебезне, ватанпәрвәрлегебезне һәм бер-беребезгә карата булган мәрхәмәтне күрсәтүче зур мисал булып тора. Изге юл! Юллаган барлык ярдәмебез солдатларыбызга көч-куәт өстәсен, Җиңүгә ышанычларын ныгытсын! Барлык игелекле гамәлләрегез өчен чиксез рәхмәтлебез, хөрмәтле райондашлар!❤️ #добрыйтатарстан