27 сентябрь - тәрбияче һәм мәктәпкәчә
27 сентябрь - тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче хезмәткәрләр көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе,тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек! Әти-әни,әби-бабай кочагында иркәләнеп-назланып кына үскән сабый бала өчен ике-өч яшендә тагын кем икенче әнигә әверелә? Әлбәттә, балалар бакчасы тәрбиячесе! Гомерләрен шушы нәниләрне тәрбияләүгә багышлаган барлык тәрбиячеләргә һөнәри осталыклары һәм сайлаган хезмәтләренә тугры булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм уңышлар телим! 27 сентября - день воспитателей и работников дошкольного образования. Позвольте выразить искренние слова благодарности за ваш труд, любовь к своей профессии. Желаю вам успехов в начинаниях, крепкого здоровья, счастья, бодрости духа и всего самого доброго.