Казанда физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Һәркемнең үз кояшы бар» IV Республи...
Казанда физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Һәркемнең үз кояшы бар» IV Республика фестивале узды. Чарада сәләтле балалар үзләрен төрле номинацияләрдә сынады. Фестивальнең «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешендә Рәсүл Нәкыйпов — лауреат, Данияр Мөхетдинов — җиңүче исеменә лаек булды. «Туган телем мәңге яшәр» шигырь номинациясендә исә Кәримә Әхмәтова җиңү яулады. Җиңүче талантларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!👏👏👏
561 просмотров