Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Бүген башкалабызда көзге ярминкәләр гөрли. Балтач җитештерүчеләре, мәгариф оешмалары Агросәнәгать паркында көзге муллыкны тәкъдим итә. Казанлыларга яхшы кәеф бүләк иткән уңганнарыбызга зур рәхмәт! Сатуларыбыз уңышлы барсын, сыйфатлы азык-төлек башкала халкының табынын баетсын!
825 просмотров