Ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә Балтач районы балалар сәнгать ...
Ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә Балтач районы балалар сәнгать мәктәбендә «Талантлар парады» төбәкара балалар иҗаты конкурс-фестивале үткәрелә. Биредә күрше районнардан, Киров өлкәсеннән, Пермь краеннан һәм Саха (Якутия) Республикасыннан меңнән артык яшь талант катнаша. Татарстан Республикасы балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләренең «Балалар сәнгать мәктәбе–2026: мәгариф, идарә, үсеш» республика киңәшмәсендә әлеге грантны уңышлы яклаган проект җитәкчесе , Балтач сәнгать мәктәбе директоры Кадырова Миләүшә Нәфыйк кызы бүләкләнде. Ихлас күңелдән котлыйбыз, Миләүшә Нәфыйковна! Бәйгенең киләчәге дәвамлы булып, куанырлык уңышларын күрергә насыйп булсын, ирешелгән күрсәткечләр киләчәктә дә үргә барсын.