24 нче октябрь көнне «Балтач» спорт комплексында 2012-2013, 2014-2015 һәм 2011 нче елгы...
24 нче октябрь көнне «Балтач» спорт комплексында 2012-2013, 2014-2015 һәм 2011 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында 2023 нче елда махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сержант Фәнзил Рәис улы Шакиров истәлегенә кул көрәше буенча Балтач районы турниры булып узды. Турнирда Карадуган, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицеенан, Кече- Лызи, Норма, Балтач, Чепья, Арбор, Яңгул, Нөнәгәр, Смәил мәктәпләреннән, Кукмара, Теләче районнарыннан 125 спортчы катнашты.