Чепья авылының хөрмәтле акъәбисе Зәкия Харис кызы Зарипова күркәм гомер бәйрәмен каршы ...
Чепья авылының хөрмәтле акъәбисе Зәкия Харис кызы Зарипова күркәм гомер бәйрәмен каршы алды. Тормыштан ямь табып, якыннарының, оныкларының ихлас тәрбия-яратуын тоеп яшәүче ветеран, озак еллар, Чепьяның Көнкүреш товарлары сату йортында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Яше гасырлык гомер үрләренә юл алса да, Зәкия апа бүгенге көн вакыйгаларыннан да һәрчак хәбәрдәр булып яши. Гомер буе үз хәләл көченә ышанып, намус белән эшләп, хезмәтне сөеп яшәгән, балалар үстергән, оныклар сөю бәхетенә ирешкән, якыннары-туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәгән өлкәнебезне ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә хәерле, күркәм тәрбияле картлык, имин тормышлар телибез!