Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да агрегатларны сакланышка кую, тиешле тал...
Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да агрегатларны сакланышка кую, тиешле таләпләрне үтәү башланды. Әлбәттә инде техниканың кышны ничек уздыруы чәчү кампаниясенә дә зур йогынты ясый. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерли башлаганчы, беренче чиратта аны сыйфатлы итеп саклауга урнаштыру шарт. Бары шуннан соң гына хуҗалыклар ремонт эшен башлап җибәрә. Барлык таләпләрне үтәгән "Труд", "Активист" хуҗалыклары ремонт эшләрен дә башлап җибәрергә җыеналар.