Игелек чикләрне белми!
Игелек чикләрне белми! ❤️ «Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды»ның Балтач районы филиалы волонтерлары һәрвакыт бердәмлекләрен раслыйлар. Бүген алар таң белән бергә чираттагы гуманитар ярдәмне туплап, махсус хәрби операция зонасына юл тоттылар. Бу — барыбызның да уртак эше. Районыбыз халкы, эшмәкәрләр, оешмалар күрсәткән ярдәмнең һәрберсе бик кадерле. Җыелган гуманитар ярдәм илебезнең лаеклы улларына барып ирешсен өчен зур хезмәт куя волонтерлар. Бу юлы да ярдәм җылы киемнәр һәм аяк киемнәре, дарулар һәм беренче ярдәм күрсәтү кирәк-яракларын, тәм-томнар, азык-төлек пакетлары, исемле посылкалар, машина тәгәрмәчләре һәм хәрбиләр сораган башка мөһим әйберләрдән тупланган. Балтач районыннан килгән ярдәм махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга көч-дәрман өстәсен, рухларын ныгытсын. Бу саваплы гамәлдә катнашкан һәрбарчагызга — йөкне җыюда булышкан, машина биргән, акчалата ярдәм иткән, дога кылган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын! Бердәмлектә — безнең көч! Исән-сау булыйк, якыннарыбызны зарыктырмыйча, сәламәтлек белән күрешергә язсын. #добрыйтатарстан