«Тирә-юньне чиста тотыйк, табигатьне саклыйк!» дигән өндәмәләр сүздә генә калмасын өче...
«Тирә-юньне чиста тотыйк, табигатьне саклыйк!» дигән өндәмәләр сүздә генә калмасын өчен, законнарны үтәү мәҗбүри Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, административ хокук бозулар комиссиясе рәисе Айдар Фоат улы Хәйретдинов район территориясендә чисталык таләпләренең үтәлеше буенча бүген чираттагы утырышны уздырды. Көн тәртибендә Пыжмара һәм Чепья авыл җирлекләрендә яшәүче ике гражданинга карата төзелгән беркетмәләр тикшерелде. Утырышта гаеплеләрнең эшчәнлеге тулысынча анализланды, гражданнарның закон таләпләрен бозулары расланды. Комиссия әгъзалары, кылган гамәлләрнең җитдилеген исәпкә алып, беренче гражданинга административ штраф салу, икенчесенә кисәтү бирү турында карар кабул итте. Җирле территориянең төзеклеге — ул районда яшәүчеләрнең уртак йөзе. Исегезгә төшерәбез, ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, җирлекнең уңайлылык кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга карата штрафлар каралган. Чисталык сагында торучы органнар мондый хокук бозуларга карата катгый позиция тотачак.