Бүген муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин терлекчелек эшләре буенча аг...
Бүген муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин терлекчелек эшләре буенча агымдагы елның август аена нәтиҗәләр ясау киңәшмәсе уздырды. Киңәшмәнең көн тәртибендә җәмгыятьләрдә ветеринар-санитария буенча оештырылган эшчәнлекнең торышына, терлекчелек тармагында сигез айлык һәм август аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә тулы йомгак, авыл хуҗалыгы өлкәсендә агымдагы эшләргә күзәтү ясалды, киләчәк эшчәнлеккә бурыч-максатлар билгеләнде. 1 сентябрьга районыбызда тулаем 105 мең 446 тонна сөт һәм 5 мең 680 тонна ит җитештерелгән. 2025 елның шушы чорына карата сөт җитештерүдә үсеш – 8%, ит җитештерүдә – 4%ны тәшкил итә. Ләкин кимчелекләр дә юк түгел. Мәсәлән, «Алга», «Яңа тормыш», «Арбор», «Смәел» һәм Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә ел башыннан, ә «Татарстан», Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә йомгакланган август аенда сөтчелек күрсәткечләрендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда чигенеш күзәтелә. Ит терлекчелеге буенча да күрсәткечләр чуар. Ел башыннан район буенча мөгезле эре терлек ите җитештерү 195 тоннага артса да, Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Смәел», «Арбор», «Игенче», «Алга» һәм Труд авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә ит җитештерү ел башыннан кимүгә таба бара. Август аенда районыбыз территориясендә эшчәнлек алып баручы 20 авыл хуҗалыгы җәмгыятенең 11ендә генә мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча үсеш позициясе сакланып калды.