Балтач районы үз халкы белән данлыклы һәм буыннар арасында бүгенге көндә аның тоткасы,...
Балтач районы үз халкы белән данлыклы һәм буыннар арасында бүгенге көндә аның тоткасы, акыл һәм тәҗрибә үзәге булган өлкәннәргә аерым хөрмәт белән карау тәрбиядән килә. Өлкәннәр — безнең өчен тере тарих, горурлык һәм киләчәккә ышаныч. Авыл хуҗалыгын үстерүгә саллы өлеш керткән фидакарьләр, балаларга белем һәм тәрбия биргән мөхтәрәм укытучылар, районыбызның үткәнен барлап, тарихи ядкәрләрне саклаган зыялылар, шулай ук район күләмендә җаваплы җитәкче постларда хезмәт куйган шәхесләр — һәркайсы үз эшенең остасы, үз эзен калдырган шәхес. Бүген, Өлкәннәр декадасы кысаларында, лаеклы ялдагы өлкән җитәкчеләребез өчен районда соңгы елларда төзелгән, төзекләндерелгән объектлар буенча мавыктыргыч сәяхәт оештырылды. Районыбызның йөзен тагын да үзгәртеп, төзегрәк һәм күркәмрәк иткән социаль объектларның һәрберсен өлкәннәребез зур кызыксыну белән карап чыктылар, сәяхәттән бик кәнәгать калдылар. Сәяхәт ахырында лаеклы ялдагы җитәкчеләребезне район башлыгы Рамил Нотфуллин да сәламләп, хезмәт куйган еллары, район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Өлкәннәр җылы коймаклар белән тәмләп чәй эчеп, йөрәкләре тулы хис-кичерешләр белән өйләренә таралыштылар. Фотоальбом https://vk.ru/album-122979932_311970052