Бүген балтачлылар , гадәттәгечә Агросәнәгать паркында башкала халкын сөендерделәр. Райо...
Бүген балтачлылар , гадәттәгечә Агросәнәгать паркында башкала халкын сөендерделәр. Районыбызда җитештерелгән продукциягә сорау зур. Казанлылар бездә җитештерелгән продукцияне яратып алалар. Сентябрь аенда башланып киткән ярминкәләр яңа ел бәйрәмнәренә кадәр дәвам итә. Бүген бертөркем райондашларыбыз, белгечләр һәм җитәкчеләр «Агросәнәгать паркы» мәйданчыгында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Казан шәһәре Совет районы администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп уздылар.Котлыйбыз!