«Маяк» күмәк хуҗалыгы ярдәме белән Шеңшеңәр авыл җирлегендә яшәүче кадерле өлкәннәребез...
«Маяк» күмәк хуҗалыгы ярдәме белән Шеңшеңәр авыл җирлегендә яшәүче кадерле өлкәннәребез өчен зур концерт программасы әзерләнде. Чарада алар өчен иң матур җырлар һәм дәртле биюләр яңгырады. Бу күркәм чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән өчен «Маяк» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе, хөрмәтле Хәлил Әгъләм улына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Игелекле эшегез үзегезгә игелек булып кайтсын!-дип хәбәр итәләр безгә Шеңшеңәр авыл җирлегеннән.