Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы...
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Пүскән авылыннан Равил Фәтхетдин улы Бәдретдинов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүген орденны һәлак булган батырыбызның улына тапшырдык. Геройларның якыннарына зур сабырлык, сәламәтлек телим. Ватан иминлеге хакына гомерләрен корбан иткән батыр егетләребезнең рухлары шат булсын. Сез һәрвакыт безнең йөрәкләрдә!