Бүген районыбызның, милләтебезнең горурлыгы, хөрмәтле аксакалы, күренекле җәмәгать эшл...
Бүген районыбызның, милләтебезнең горурлыгы, хөрмәтле аксакалы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, озак еллар җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан һәм үзенә лаеклы аркадашлар тәрбияләгән якташыбыз, Балтач районының мактаулы гражданы Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме — 85 яшьлек юбилее уңаеннан, район мәдәният үзәгендә күркәм чара уза. Гарифҗан Мөхәммәтшин — 1941 елның 12 октябрендә Татарстанның Балтач районы Арбор авылында туган. 1990 елдан СССРның (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы мактаулы исемнәренә «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленә ия, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты булып танылган шәхес. Бүгенге көн — Гарифҗан ага өчен генә түгел, ә бөтен район халкы өчен зур вакыйга. Аның иҗаты, үткен сүзе һәм фидакарь хезмәте туган җиребезгә, газиз телебезгә, гореф-гадәтләребезгә чиксез мәхәббәт белән сугарылган. Ул дистәләгән китап авторы, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән остаз, һәрвакыт халык арасында. Бүгенге чарада да Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин хөрмәтенә бик күп матур сүзләр, ихлас теләкләр яңгырады. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин районыбызның иң югары бүләген "Балтач районы алдындагы казанышлары өчен" медален тапшырды. Хөрмәтле Гарифҗан Садыйкович! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗат уңышлары телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игътибарын тоеп, озак еллар яшәргә язсын. Йортыгыздан кунаклар өзелмәсен, иҗат чишмәгез саекмасын!