Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү — «Азык-төлек имин...
Яшь һәм перспективалы белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү — «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында билгеләнгән өстенлекле бурычларның берсе. Чөнки нәкъ менә яшьләр — авылның киләчәге. Бүген, район башлыгы Рамил Нотфуллин, быел авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә эшли башлаган яшь белгечләрне котлап узды, намуслы хезмәткә юнәлеш биреп, уңышлар теләде. Быел район авыл хуҗалыкларында хезмәт юлын башлаган яшь белгечләребез: • Рамазанова Чулпан Фоатовна – ООО «Якты юл», бухгалтер; • Габидуллин Гадел Газизович – СХПК «Игенче», мал табибы; • Бариев Рашит Радикович – ООО «СХП «Татарстан», мал табибы; • Исмәгыйлева Азалия Рүзәлевна – ООО «Сорнай», орлыкчы-агроном; • Рәхимуллин Ислам Халимович – ООО «Борбаш», мал табибы; • Саләхетдинов Инсаф Ирекович – ООО «Якты юл», мал табибы; • Сидорова Алина Тимуровна – «Балтач РДВБ» ДБУ (Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы), район сынау лабораториясе лаборанты; • Әшрафҗанов Рамил Айдарович – «Балтач РДВБ» ДБУ, мал табибы. Яшь белгечләргә ныклы сәламәтлек, хезмәт юлларында яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез! Фотоальбом https://vk.ru/album-122979932_312024371