Көз үзенең иң серле, иң моңсу мизгелләрендә. Табигать әле алтын тәхетеннән төшәргә һич ...
Көз үзенең иң серле, иң моңсу мизгелләрендә. Табигать әле алтын тәхетеннән төшәргә һич ашыкмый. Ул безгә тормышның үзе кебек катлаулы, әмма гаҗәеп гүзәл манзара бүләк итә: анда яктылык та, күләгә дә, җылы да, салкын да бар. Гомер дә нәкъ шулай — чәчәк ату һәм яфрак коелу, шатлык һәм сагыштан тора. Һәр көн — үзе бер могҗиза. Аны бәхетле итү өчен әллә ниләр кирәкми, бары тик игътибарлы булу һәм шушы мизгелнең, алтын яфракларның, кояш нурының кадерен белү җитә. Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар! Яңа хезмәт атнасын якты өметләр һәм яхшы кәеф белән башлап җибәрик!