Хөрмәтле райондашлар!
Хөрмәтле райондашлар! Быелгы көзебез искиткеч матур килде. Районыбыз урамнарында, авыл җирлекләрендә төзекләндерү өмәләре гөрләде. Кояшлы, аяз көннәрдән файдаланып, һәркем чисталыкка үз өлешен кертергә, тирә-юнебезне тагын да ямьләндерергә тырышты. Бу — чыннан да, зур хөрмәткә лаек эш. Ләкин шушы матурлыкны саклап калу — һәркайсыбызның намус эше. Соңгы вакытта районыбызда рөхсәтсез чүплекләр барлыкка килүе борчу тудыра. Кызганыч, кемдер йорт тирәсен чистартканда, чүп-чарны читкә — урман кырыена яки буш яткан җиргә ташлап калдыра. Бу гамәлнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен без яхшы белергә тиеш. Җыелган чүп начар ис таратып кына калмый, ул — төрле инфекцияләр, бөҗәкләр һәм кимерүчеләр өчен үрчем урыны. Нәтиҗәдә, аллергия, йогышлы һәм хәтта онкологик авырулар таралуга сәбәпче була. Табигатькә дә зур зыян килә: туфрак, чиста сулыклар пычрана, экологик баланс бозыла. Чүпне бары тик билгеләнгән урыннарга гына илтеп түгәргә кирәк. Атна дәвамында график буенча махсус машиналар йөри, күпфатирлы йортлар янында контейнер мәйданчыклары эшли.Күршеләрегезгә, туганнарыгызга бу хакта исләренә төшерегез. Балаларыбызга да табигатькә карата сакчыл булуның никадәр мөһим икәнен кече яшьтән үк сеңдерик. Районыбыз — ул безнең уртак йортыбыз. Аның чисталыгы, матурлыгы һәм иминлегә һәрберебездән тора. Чисталыкны бергәләп булдырыйк! Өмәләрдә актив катнашыйк һәм чүпне тиешсез урынга ташлаудан тыелыйк. Игътибар! Фотоларда — районыбызның төрле почмакларында калдырылган чүп өемнәре һәм рөхсәтсез чүплекләр. Табигать-ана елый. Үзегез ташлаган чүпне таныдыгызмы?