Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм илтеп йөрүчеләргә багышлана..
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм илтеп йөрүчеләргә багышлана.. Сезнең хөрмәткә, хезмәткә, Хәтта әйтер сүзләр юк... Бик изге юлда йөрисез! Ярдәм көтүчеләр күп... Кар - буранмы, җил, салкынмы- Бернигә карамыйча. Кузгаласыз һәрчак юлга Үзегезне аямыйча! Юлы – ерак һәм куркыныч... Көн дә, төн дә барасы... Инде ничә кат барылды? Юктыр аны саныйсы... Сан өчен йөрү түгел бу, Йөрү – йөрәк кушканга! Кемгә нинди ярдәм кирәк... Кемнәр ниләр кушканнар... Барысын барлап, кирәклесен Башта җыеп туплыйсы. Ашаумы ул, башкасымы - Бар илтеп тапшырасы. Җыю эшләрен барысын Лена апа башкара. Ярдәмче егетләре дә - Бер дигән, сөбханалла. Машинасын да табалар, Төяп илтеп бирәләр... Рульдә алар алмаш-тилмәш, Лена апага – иптәш. Юл газабы – гүр газабы: Гел уңай гына бармый! Әмәлен таба егетләр: Машина юлда калмый! Ничек итсәләр итәләр, Һәр сораган әйберне, Хуҗасына тапшыралар - Анда бар да кадерле! Бер уйласаң, шаккатарлык: Күпме юллар үтәләр... Үзләре генә беләдер, Нинди хәлләр күрәләр... Ятим нарасыйларны да Өлешсез калдырмыйлар. Ни күрсәләр дә, күрәләр- Беркайчан зарланмыйлар... Кереп булмастай җирләргә Барып җитәләр алар. Бар нәрсәгә җан җылысын Кушып илтәләр алар... Шуңадыр да, Хак Тәгалә Ярдәменнән ташламый: Инде булмады дигәндә, Ничек бер җаен җайлый... Барчагызга бик зур рәхмәт! Аяк - кулыгыз талмасын! Изге эшләрегез өчен, Ходай үзе сакласын! Ленина Шафигуллина Фото һәм видеолар: "Мама Лена СВОих не бросает" төркеме көндәлегеннән🕊️ #Солдатскоеспасибо #добрыйтатарстан