1991 елдан башлап, илебездә ел саен 30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу к...
1991 елдан башлап, илебездә ел саен 30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Озак елларга сузылган репрессияләр нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсез кеше юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеген дистәләгән елларга ирегеннән мәхрүм итеп, зинданнарга ябалар. Салкын подвалларда һәм лагерьларда илебезнең асыл уллары һәм кызларының гомере өзелә. Тарихи хәтер билгесе буларак, бүген Батырлар аллеясында сәяси репрессия корбаннарын искә алу уңаеннан митинг узды. Чарада оешма-предприятие, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре хезмәткәрләре, «Форпост» һәм «Яшь армиячеләр» хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Митингта репрессияләрдән зыян күргән райондашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды. Бүгенге көндә районда шул дәһшәтле елларның 5 тере шаһиты яши. Бу вакыйгалар алар һәм аларның гаиләләре өчен мәңге онытылмас фаҗига. Киләчәк буын мондый авырлыкларны күрмәсен, тарихтагы ялгышлар кабатланмасын иде.