Ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызда көзге ярминкә узачак.
Ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан, районыбызда көзге ярминкә узачак. Көз – муллык-хөрлек белән сугарылган фасыл, нәкъ шушы чорда һәркем килер кышларны кайгырта. Шул уңайдан, 4 ноябрь – чәршәмбе көнне, район үзәгендә һәм Чепья авыл җирлегендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәдә, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, мәгариф оешмалары – сатып алучыларга, кулай бәядән, беренчел азык-төлек продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Районыбызда узган ярминкәләрдә киң ассортиментта тәкъдим ителүче барлык ризыклар табын күрке булырлык! Ит-сөт продукциясе, казылыклар, май, сыр продуктлары, бал, камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимешләрнең сыйфаты һәрчак сатып алучылар тарафыннан югары бәяләнә! Ярминкәдә шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары, печән-салам да юнәлтергә мөмкин. Көзге муллыкның үзе кебек бай ярминкәгә рәхим итегез! Ярминкә ике җирлектә дә иртәнге 7 сәгать 30 минутта башланып китәчәк. Табыннарыбызны район җитештерүчеләренең ризыклары баетсын, ил-көннәр имин булсын.